30 август көнне Җәлил бистәсендә Республика көне һәм нефть газ санәгате өлкәсендә эшләүчеләр көне уңаеннан тантаналы чаралар үтте.
Бәйрәмдә район Башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты.
Казаннан чакырылган артистлар концерт номерлар белән чыгыш ясадылар. Спорт ярышлары узды. Бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланды.