Бүген «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары «Яшел Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында Сарман урта мәктәбе территориясендә агач утырттылар. Бу эшкә өлкән һәм кече сыйныфлар арасында волонтерлык тәҗрибәсен тапшыру өчен кече активистлар җәлеп ителде. Агач утырту буенча мондый акцияләр-авылларны яшелләндерүгә өлеш кенә түгел, табигатькә сак караш тәрбияләү дә.