Бөтенроссия "Сыйныф җыелышы"акциясе

2018 елның 7 сентябре, җомга

Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә Россия укучылар  хәрәкәте (РДШ) оештырган чаралар кысасында  Бөтенроссия  "Сыйныф  җыелышы"акциясе  үтте.

Мәктәп балалар хәрәкәте активистлары  укучылар   һәм  ата- аналар өчен җыен  үткәрделәр. "Сыйныф җыелышы” дип аталучы әлеге чара Волонтерлар елына багышланган иде. Укучылар ата-аналарга Россия мәктәп укучылары хәрәкәте эшчәнлеге турында сөйләделәр. Ата-аналар  балалары белән берлектә  Мәрхәмәтле гаилә акциясен  тәкъдим иттеләр.  Акция ел дәвамында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International