9 сентябрьдә илебездә бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 еллыккны билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Сарман муниципаль районында да бик күп чаралар үткәрелде. Ә иң төп вакыйга район үзәгенең “Сарман” кинотеатры янындагы мәйданчыкта үтте. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр һәм әдипнең иҗатына битараф булмаган һәркем катнашты. “Бөек гомер юлыннан” дип аталган әдәби кунакханә Сарман сәнгать мәктәбенә йөрүче укучыларның биюләре белән башланып китте. Бию Л.Н. Толстойның “Война и мир” романындагы Наташа Ростованың беренче балын хәтерләтте. Ә аннан соң барлык катнашучыларны район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, бөек әдипнең тамырлары республикабыз белән нык бәйләнгән булыун ассызыклады, аның китапларын укырга чакырды.
Кичә барышында алып баручылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханә хезмәткәрләре Л.Н.Толстойның “Өч аю” әкиятен сәхнәләштерделәр, чарада әдип иҗат иткән табышмаклар әйтелде. Ә китапханәнең Укымышлы Ябалагы бөек язучының ихтыяр көчен, хәтерне, акыл эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән тормыш манифестын укып үтте.
Бу көнне паркта һәркем үзен Лев Толстой чорына килеп эләккән кебек хис итте. Чөнки мәйданда китапханә тарафыннан әзерләнгән әдәби күргәзмә, Сарман балалар сәнгать мәктәбенең рәсем һәм кул эшләре, Сарман урта мәктәбенең Л.Н. Толстой елына багышланган иллюстрацияләр күргәзмәсе эшләде. Билгеле булганча, Толстой үзенең әсәрләрен перо белән язган, бәйрәмдә дә катнашучылар өчен перо белән язып карау мөмкинчелеге тудырылды.Перо белән караны чарага Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәре алып килделәр. Кичә ахырында укучылар “ачык микрофон”га Толстой әсәрләрен кычкырып укыдылар.
Бәйрәм һәркемнең күңелендә якты эз калдырды. Республикабызда, районыбызда Толстой елы дәвам итә...