Сарман районында "Хосусый зат" профилактик операциясе башланды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе 2018 елга эшләрнең еллык планы нигезендә 2018 елның 10 сентябреннән 8 октябренә кадәр «Хосусый зат-2017» профилактик операциясе уздыра. Чараның максаты – индивидуаль хуҗалар, фермер хуҗалыклары, эшкуарлар тракторларының, башка үзйөрешле машиналарының техник карау узуларын, механизаторларның техниканы йөртүгә рөхсәте булу-булмауны, шулай ук үзйөрешле машиналарның имин эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү.  

Сарман муниципаль районында да рейдлар уздырылачак, шул исәптән ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе инспекторлары катнашында да.

Альберт Салахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International