Кичә Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Беренче көн тәртибе буенча сүз “АК БАРС” банкының Яр Чаллы өстәмә офисы менеджеры Гүзәл Шәйхразиевага бирелде. Ул банктан Яңа карта карары белән таныштырды, карта белән куллану тәртипләре, мөмкинлекләре турында сөйләде. Татарстан Республикасында хезмәт буенча дәүләт инспекциясенең Әлмәт бүлеге начальнигы урынбасары Владимир Бувальцев “Хезмәт шартларын махсус бәяләү” Федераль Законының 426 санлы законы үтәлеше хакында чыгыш ясады, хезмәт урыннарын аттестацияләү мәсьәләләренә тукталды. Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә эшләр торышы белән җирлек башлыгы Әлфинур Мияссарова таныштырды.