Шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторлар, агрономнар бүләкләнде

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, басуларда булып, шикәр чөгендере алуда эшләүче алдынгы механизаторларны, агрономнарны бүләкләделәр.

Чөгендер алучылар арасында өч урынны да «Сарман» агрофирмасы механизаторлары – Альмир Сәрвәров белән Рузил Сәетшин, Иршат һәм Рамил Галиевлар, Заһир Шәйхеразиев белән Илдар Гыйләҗев экипажлары алды. Төягечләрдә эшләүчеләрдән беренчелек тә – «Сарман» агрофирмасында: Ринат Илдарханов бу җидекөнлектә 8407 тонна чөгендер төяп җибәргән. Икенче урында – «Нөркәй» агрофирмасыннан 7986 тонна чимал төяп җибәргән Илфат Йосыпов. Өченче урында – «Җәлил» агрофирмасыннан Дамир Моратов, ул 7479 тонна төягән. Агрономнардан беренчелекне «Нөркәй» дән Рөстәм Исмәгыйлов алды, икенче урында – «Җәлил» агрофирмасыннан Гөлнара Гарифуллина, өченче урында – «Сарман»нан Рамил Шакирҗанов.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International