Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Вәлиева Нурдидә Закир кызына 95 яшь тулды

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

10 сентябрьдә  Иске Минзәләбаш авылында яшәүче зур хөрмәткә ия Вәлиева Нурдидә Закир кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган  Нурдидә апа әле дә яшьләр көнләшерлек зифа буйлы, йөгерек акыллы, зыялы. Озын гомер юлында шатлык-сөенечләре, кайгы-хәсрәтләре күп булуга карамастан, ул бүген дә тормышны яратып, булганына шөкер итеп яши.

  Нурдидә апаны юбилее белән котлап, Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Россия Президентының котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Альфинур Мияссарова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, Иске Минзәләбаш мәктәбе директоры Руслан Гильфанов, республика матди ярдәм үзәгенең  № 37 Сарман районы филиалының  бүлек җитәкчесе Резеда Хаҗиева, авылның имам-хатыйбы, Нурдидә апаның укучысы Илдар Әшрәфуллин, авыл ветераннар Советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов, хезмәттәше , пенсионер-укытучы Әлфия Мөхәммәтҗанова да жылы котлау сүзләре әйтеп, изге теләклэрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

  Нурдидэ апа 5 баласының газиз әнисе, 11 оныгы һәм 11 оныкчыгының сөекле әбиләре, авыл халкының Ак әбисе булып,  зур ихтирамга лаек булып яши.  Истәлекле көнендә Нурдидә апа чәчәкләргә күмелеп, хәтирәлэр яңартып, киләсе юбилеенда да очрашулар насыйп булуын теләп калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International