Сарман киноучреждениесе авыл мәдәният йортларында өлкәннәр өчен терроризмга каршы көрәш айлыгы уңаеннан «Шаг из тьмы» документаль фильмын һәм ХII мөселман кинофестивалендә катнашкан «Капка» нәфис фильмын курсәтә башлады. Бу фильмнар Рантамак һәм Янурыс мәдәният йортларында экранга куелды, алдагы көннәрдә авыл халкы бу фильмны Каташ-Каран, Иске Минзәләбаш, Илексаз һәм Шәрләрәмә мәдәният йортларында карый алачаклар. Ә бүген исә бездә «Лилия» балалар бакчасы нәниләре «Лесной патруль» исемле мавыктыргыч мультфильм карадылар.