Җәлил китапханәсе хезмәткәрләре “Зеленая Россия” исемле табигатьне саклау акциясе кысаларында “Знатоки природы” дип исемләнгән экологик квест үткәрделәр. Квест барышында катнашучылар ике командага бүленделәр. Һәм станцияләр буенча йөреп, төрле биремнәрне үтәп сихри хәрефләрне җыйдылар. Ул хәрефләрдән алар соңыннан сихри сүзне барлыкка китерделәр . Чара барышында балалар үзләренең зоология, биология буенча белемнәрен күрсәттеләр, “Лес моими глазами” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсында катнаштылар.