"Укучының мәдәни көндәлеге"н тапшыру тантанасы

2018 елның 14 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы узды. Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру. Бүген, 14 сентябрь көнне, республика буенча “бердәм мәдәни дәрес” үткәрелде. Районыбыздагы башлангыч сыйныфларда белем алучы 1598 балага мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Сарман район китапханәләрендә башлангыч сыйныф укучылары өчен төрле чаралар уздырып, балаларга мәдәни көндәлек турында сөйләделәр. Бу көнне үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә укучылар өчен истә калырлык бәйрәм үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International