14 сентябрь көнне “Укучының мәдәни көндәлеге” дип аталган проект кысаларында Җәлил китапханәсенең балалар бүлегендә “Яшә минем Республикам! Минем Татарстан!” исемле бердәм мәдәни дәрес утте. Бу көнне һәр балага мәдәни көндәлек тапшырылды. Проектның максаты – яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру, шулай ук мәдәни-агарту процессына ата-аналарны актив җәлеп итү.