14 сентябрь көнне «Старт» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында, «Милләтләр кроссы-2018» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында, җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге уздырылды.
Чараны Сарман муниципаль районы башкарма комитеты рәисе социаль үсеш буенча урынбасары Сахипова И.Р. кызы ачып җибәрде. Катнашучыларга уңышлар теләде. Әлеге чарада мәгариф бүлеге хезмәткәрләре,мәктәп директорлары,укытучылар,укучылар, балалар бакчалары җитәкчеләре,тәрбиячеләре һәм башка оешма хезмэткэрлэре актив катнашты.