13 сентябрь көннебезнең мәктәптә уку елы башлануга багышланган гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.
Җыелышка Сарман үзәк район хастаханәсенең участок табиб-педиатры Алиуллина Л. М. чакырылган иде. Ул «Гриппка каршы вакцинация» турында чыгыш ясады. Шулай ук ПДН өлкән инспекторы полиция майор Алиуллин Ф. Ф. «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау» турында сөйләде.