Архив хезмәтенең 100 еллыгы уңаеннан музей хезмәткәрләре “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән сыйныф сәгате уздырдылар. Әлеге чарада укучылар музей фондларында саклана торган тарихи документлар белән таныштылар, аларның әһәмиятлелегенә төшенделәр, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Бөек Ватан сугышы тарихына кагылышлы документлар укучыларда зур кызыксыну уятты. Алар арасыннан сугыш кырларында язылган солдат хатлары, автобиографияләре узләре генә шул елларның истәлекле вакыйгалары булып тора, күңелләрне тетрәндерә, тарихка күз салырга ярдәм итә.