Волонтерлар викторина үткәрде

2018 елның 21 сентябре, җомга

Волонтерлар елы кысаларында 21 сентябрь көнне Сарман районы иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү Волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман мәктәбе укучылары белән “Куликов явы” дип исемләнгән тарихи викторина үткәрделәр. Чараның төп максаты – яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү, Куликов явының тарихи вакыйгаларын искә төшерү. Укучылар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр. Иң куп балл җыйган катнашучылар тарих буенча дәфтәрләр белән бүләкләнде. Викторина ярдәмендә укучылар тарихи вакыйгалар турында белемнәрен яңарттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International