Җәлил бистәсе мәктәпләрендә “Форпост” яшьләр үзәге активистлары “Үз узеңне анла” дип аталган социаль акция уздырдылар. Экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган терроризм проблемасы бугенге көндә иң актуаль мәсъәләләрнең берсе булып тора. Акция барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар, төрле мисаллар китерделәр. Чара ахырына укучылар экстремизмга каршы көрәштә төп бурыч -дөрес юнәлештә бердәм, оешкан төстә эш алып бару дигән уртак фикергә килделәр.