Сентябрь – көзге уңышны җыеп алу, амбарларга урнаштыру чоры. Нәкъ шушы айда һәр җирдә көзге ярминкәләр оештырыла. 22 сентябрь көнне Сарман районы авыл хезмәтчәннәре дә Яр Чаллы шәһәрендә халыкка үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район үзешчән сәнгать осталары сатып алучыга концерт күрсәттеләр. Ярминкәгә килгән кунаклар һәр чыгышны яратып кабул иттеләр, үзләренә кирәкле ит, яшелчә-җимеш продукцияләрен сатып алып ярминкәдән канәгать хисләр белән кайтып киттеләр.