"Сарман" кинотеатры яналыклары

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Бүген «Сарман» кинотеатрына Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән берлектә куп балалы һәм авыр хәлдә калган гаиләләрнен балалары чакырылды. Алар дуслыкның һәм бердәмлекнең җиңүен үз эченә алган «Тимур һәм команда» исемле кызыклы нәфис фильм карадылар.

Кинотеатр коллективы беренче тапкыр «Сандугач» балалар бакчасы нәниләре һәм тәрбиячеләре белән очрашты. Аларга татар һәм рус телләрендэ мультфильмнар җыентыгы тәкъдим ителде. Балалар бигрәк тә хезмәтне яратырга ондәгән бал кортлары турындагы «Бал корты һәм шөпшә» исемле мультфильмны яратып карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International