Бүген Сарманда район Советының чираттан тыш утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.
Муниципаль район территориясендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гамәлгә ашыру турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады.
Икенче көн тәртибе буенча сүз район Советының экология, инфраструктура мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Мәҗит Әхмәтгәрәевка бирелде.
Утырышта катнашучыларны муниципаль район территориясендә аерым категория гражданнарына социаль ярдәм чараларын тормышка ашыру турында мәгълүмат белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйлметдинова таныштырды.