Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы директорлар киңәшмәсе үтте

2018 елның 28 сентябре, җомга

27 нче сентябрь көнне  Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә чираттагы директорлар киңәшмәсе үтте. Кунакларны бик җылы кабул иттеләр. Мәктәп директоры Сәетгараева Раушания Камил кызының чын җитәкче, яхшы оештыручы икәненә тагын бер кат инандык. Укучылар Л.Н.Толстой елы уңаеннан бик матур, эчтәлекле чара курсәттеләр. Башлангыч сыйныф укытучылары “Кунакка килегез!” дигән мастер-класс күрсәттеләр, директорларны шаккаттырдылар.  Семинар өлешендә агымдагы сораулар каралды, алга таба планнар корылды. Мәктәп директоры Раушания Камил кызына, коллективка, укучыларга чын күңелдән изге теләкләр теләнде, рәхмәт сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International