Ел саен, традицион рәвештә 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Яңа Әхмәт авылында Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Сезнең янда күңел яктыра» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Авыл җирлеге башлыгы Николай Иванович Сахуриев үзенең җылы, эчкерсез сүзләрен җиткерде, имин көннәр теләде. Китапханәчеләр өлкәннәрне котлап иң матур җырларын җырладылар, эчкерсез шигырьләр укыдылар, скетч куйдылар.