Колмәт авылында яшәүче Ситдика Миннула кызы Зәйнетдиновага бүген 90 яшь тулды

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Олуг юбилее һәм Өлкәннәр көне белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, чәчәк бәйләме бүләк итте, изге теләкләр белән, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Мортамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева, туганнары матур тәбрик сүзләре җиткерделәр, дәртле җырлар бүләк иттеләр. 
Гомер юлы Ситдика апаның туган колхозында намуслы хезмәттә үтә. Урта мәктәптә җыештыручы булып эшли. Гомуми эш стажы – 45 ел. Бүгенге көндә апасы Нуригалимә белән бер йортта яшиләр. 

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International