01 октябрь көнне Карашай-Саклау авыл җирлегендә өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараның программасында музыкаль номерлар, котлаулар һәм чәй эчү булды. Кунаклар үзләре дә актив катнаштылар, җырлар җырладылар, яшьлекнең төрле тарихын сөйләделәр, бер-берсе белән аралаштылар. Өлкәннәрне Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хусниева В. В. котлады.