1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йортында “Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчсен җылылык” дип исемләнгән бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм муниципаль район Башлыгы урынбасары Г.Р.Гараеваның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Сәхнәдә үзешчән артистлар белән беррәттән сәхнә ветераннары да үзләренең җыр-биюләрен башкардылар.