Илексаз авыл җирлегендә “Сезнең янда күңел яктыра” дип исемләнгән Өлкәннәр көне

2018 елның 2 октябре, сишәмбе
2 октябрь көнне Илексаз һәм Мортыш Баш мәдәният йортларында “Сезнең янда күңел яктыра” дип исемләнгән өлкәннәр көне үткәрелде. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Гильфанов Флер Мусабирович ачып җибәрде . Ветераннар советы Мазитова Рәмзия Идиатовна өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмебез өстәл артында котлаулар һәм концерт номерларын өлкәннәр үзләре дә тулылындырып бергә күңелле итеп алып барылды. Ветераннарыбыз бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп шат күңел белән өйләренә таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International