Шәрләрәмә авылы ветераннар советы рәисе Роза Хәким кызы Шәйгардановага бүген 70 яшь тулды

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Бүген Шәрләрәмә авылы ветераннар советы рәисе Роза Хәким кызы Шәйгардановага 70 яшь тулды. Нәтиҗәле хезмәте өчен, ул Татарстан Республикасы ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасының “Ветеран хәрәкәтендәге казанышлары өчен” Почет билгесе белән бүләкләнде. Муниципаль район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, истәлек бүләген юбилярга район Башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, ветеран хәрәкәте активистлары, коллегалары - мәгариф системасы ветераннары Раян Әхмәтбаев, Хөршидә Миннебаева, Нурсинә Хәйруллина, тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерделәр.

http://sarman-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International