Шатлыклы очрашу

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

3нче октябрь көнне 8а класс укучыларының класс сәгатенә шушы мәктәптә озак елллар инглиз теле укыткан ветеран укытучы Рәхимова Дамия Әхмәди кызы килде. Ул  укучыларга үзенең тормыш юлы белән бәйле кызыклы вакыйгалар турында  сөйләде. Балаларга акыллы, файдалы киңәшләр бирде. Укучылар аның чыгышын кызыксынып тыңладылар. Класс сәгате ахырында аны Өлкәннәр көне белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International