Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Бүген Сарман үзәк китапханәсендә озак еллар китапханә системасында эшләгән хезмәт ветераннары «Очрашулар язсын тагын да дип исемләнгән очрашу кичәсенә килде. Иң элек өлкәннәргә үткән чорларга кайтып килергә мөмкинлек тудырылды. Китапханәчеләр аларның яшьлек елларына туры килгән бәйрәм программасы әзерләделәр. Өлкәннәрне бәйрәм белән профком рәисе Гарифуллина Р.М. котлап иң матур теләкләрен җиткерде. Ә аннан соң , чәй өстәле янында өлкәннәр үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Күпләре чордашлар булсалар да язмышлары төрле, һәрберсенең тормышында үз тәҗрибәсе бар. Алар узган юлның бүгенге яшьләр өчен гыйбрәт булырлыгы да, үрнәк алырлыгы да күп. Очрашу матур, истә калырлык кичәгә әверелде.