Өлкәннәр көне уңаеннан 4нче октябрьдә Җәлил китапханәсендә “Гомер көзләренә кергәндә” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәнең кунаклары булып китапханәнең өлкән укучылары һәм 2нче санлы мәктәбенең укучылары да чакырылды. Чара барышында кунаклар төрле викториналарда катнаштылар.Үзләренең төрле яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.