2 октябрь көнне район мәдәният йортында “Без – сәнгатьле халык” районкүләм фестиваленең IV сезонын ачу концерты булып узды. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче Т.Зарипов җитәкчелегендәге “Моң” гармунчылар ансамбле, А.Галиева җитәкчелегендәге “Илек” җыр – бию ансамбле, А.Галиева һәм А.Мингазова җитәкчелегендәге “Таңсылу” балалар халык театры, А.Галиева җитәкчелегендәге Сарман халык театры, Р.Фәртдинова җитәкчелегендәге “Хозур” вокаль ансамбле, үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын, көлке-мәзәкләрне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.