“1 октябрь – Халыкара Өлкәннәр көне” уңаеннан 3 октябрь көнне мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветераннарны котлап чәй өстәле әзерләнде. Кунак булып килгән ветераннарыбыз табын артында эшләгән дәверләрендәге истәлекләрне яңарттылар, оештыручыларга матур теләкләр теләделәр, бәйрәмгә чакырып хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәм матур җырлар белән үрелеп барды.