Район башлыгы Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне котлады

2018 елның 5 октябре, җомга

Кичә Өлкәннәр көне һәм өлкәннәр декадасы уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды һәм анда тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән тәбрикләде.

Чарада шулай ук Җәлил поселогы җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов һәм Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева катнаштылар һәм өлкәннәргә иң матур теләкләрен җиткерделәр. Интернат-йорт директоры Минзөлфия Сәлахова, шулай ук бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткереп, кыскача интернат-йорт тормышы һәм биредә тәрбияләнүчеләр өчен күрелә торган чаралар белән таныштырды. Бәйрәмдә өлкәннәр өчен матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, өлкәннәргә бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International