Бүген укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында укытучылар, тәрбиячеләр, мәгариф ветераннары өчен бәйрәм чарасы үткәрелде.
Иң элек аларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Ул аеруча тырыш хезмәт куйганнарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыкларының грамоталарын тапшырды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров, хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, мөгаллимнәрне, тәрбиячеләрне мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләде. Мәгариф хезмәткәрләрен җырчылар һәм биючеләр үз иҗатлары белән котладылар.