5 нче октябрь көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, саләмәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез үз куллары белән үстергән яшелчәләрдән күргәзмә оештырылды. Түгәрәк өстәл артында, кышка әзерлек хакында әңгәмә кордылар, хуҗабикәләр файдалы киңәшләре белән уртаклаштылар.