Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көне

2018 елның 6 октябре, шимбә

Саклаубаш авыл җирлегендә өлкәннәр көненә багышланган бик күркәм бәйрәм булып узды. Иң беренчеләрдән булып өлкәннәребезне бәйрәмнәре белән Сарман район Советы аппарат җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы котлады. Бәйрәмдә төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан, авылның хөрмәтле кешеләре яшьлекләрен искә алып, шигырьләр укып, җырлар башкарып табын артында сөйләшеп утырдылар. Өлкәннәребез беркайчан да моңаймыйча, аяк-куллары сызламыйча, якыннары янәшәсендә хөрмәткә күмелеп кенә яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International