Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

6 октябрьдә Мортамак мәктәбе бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте.

Тантанага шушы мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, шушы мәктәптә төрле елларда хезмәт куйган директорлар, укытучылар, тәрбиячеләр һәм башкалар чакырылган иде. Бәйрәм авыл мәдәният йортында үтте. Мортамаклыларны, мәктәп коллективын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде. Бәйрәмдә катнашучылар кадерле хатирәләре белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр һәм биюләр белән аралаштырылып алып барылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International