Мәгълүмати-аңлату кампаниясе

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар грамоталылыгын арттыру буенча даими бушлай мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрә, аның кысаларында тематик очрашулар үткәрү, кулланучылар базары темасына мәгълүмати материал тарату күздә тотыла.

Сарман гимназиясендә укучылар өчен Хокукый белемнәр дәресе узды. Укучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычлары һәм функцияләре, төрле өлкәләрдә законлылыкны үтәүне контрольдә тоту турында белделәр. Белгечләр балаларны кулланучылар базары өлкәсендәге законнар, 2018 елда законга кертелгән үзгәрешләр һәм 2019 елда көтелгән үзгәрешләр белән таныштырдылар. Мәктәп укучылары сатучыга, башкаручыга үз мөрәҗәгатен ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә кирәклеген, Интернет-сервис аша товарлар заказында сорау алмау һәм үз хокукларын яклау турында алдан кайгыртырга кирәклеге, конфликтны хәл итү юлларын эзләргә кирәклеге турында да белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International