Балчык серләре

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Алсу Адлер кызы тормыш иптәше Ринат Кәримов (Казан шәһәре сәнгать мәктәбе укытучысы) белән безгә атаклы осталары белән данлыклы Гжель шәһәреннән заказ белән кайтартылган балчык кисеп бирделәр, аның белән эшләргә өйрәттеләр. Һәр укучы балчыктан нидер әвәләп ясады: савыт – саба, күбәләк, бизәнү әйберсе. Әле мастер – классның дәвамы да булачак. Без ясаган фигураларны Алсу апа кызу мичтә ныгыту өчен Казан шәһәренә алып китәчәк. Аннан сон без аларга  төрле бизәкләр төшерәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International