5 октябрь көнне район мәдәният йортында халыкара укытучылар көне уңаеннан, “Укытучым – якты кояшым” дип исемләнгән концерт булып узды. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Ф. М. Хөснуллин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ә.З. Сабировның котлаулары белән башланып китте. Алар укыту һәм тәрбия эшләрен оештыруда фидакарь хезмәт күрсәткән укытучылар һәм тәрбиячеләргә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмне район мәдәният йорты сәнгать осталары концерты дәвам итте.