Сез һаман безнең арада

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр декадасы аяклы тарих булган әби-бабаларыбыз, җәмгыять алдындагы бурычларын намус белән үтәп, гомер көзенә кергән әти-әниләребез өчен җылы тәбрикләүләр, кызыклы, хәтердә генә булса да, яшьлеккә, узган гомерләргә алып кайта торган очрашулар белән истә кала. Шундый очрашуларның берсе узган атнада Җәлил поселогында эшләп килүче картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Биредә тәрбияләнүчеләр белән очрашуга район башлыгы Фәрит Хөснуллин үзе килде.

 

Шунысын әйтергә кирәк: якыннарыннан, туган-үскән җирләреннән, гомер кичергән йортларыннан  читтә яшәргә мәҗбүр булган әби-бабайларыбыз, абый-апаларыбыз өчен мондый очрашулар аеруча тансык, аеруча кадерле. Шуңа күрәдерме, Өлкәннәр көне һәм өлкәннәр декадасы уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәмне йортның “хуҗабикәсе” – интернат-йорт директоры Минзөлфия Сәлахова иң җылы сүзләр, иң матур теләкләр белән ачып җибәрде. Соңыннан ул, бәйрәм табыны артына җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, кыскача интернат-йортның тормышы, биредә тәрбияләнүчеләр өчен күрелә торган чаралар белән таныштырды. Әлеге йортта барлыгы 130гә якын өлкән кеше һәм инвалид тәрбияләнә. Быел 46 кешегә медик-социаль экспертиза үткәрелгән, барлык тәрбияләнүчеләргә дә ел саен тирәнтен медицина тикшерүе уздырыла. 12 кеше Уфа шәһәрендә күзләренә бушлай операция ясатып кайткан, тагын 5 кеше операция ясату өчен әзерлек үтә. Әлмәт шәһәрендә 16 кеше – МРТ, туберкулез диспансерында – 4, республика шифаханәсендә 3 кеше медицина тикшерүе узган, 4 кешегә теш протезлары ясатылган. Өлкәннәр төрле чараларда бик теләп катнашалар. Сәнгатькә оста өлкәннәр “Минем еллар – минем байлыгым” фестиваленең зона этабында җиңү яулаганнар. “Туган як” программасы буенча 5 кеше үзләренең туган авылларында булган. Өлкәннәр нефтьчеләр ярдәме белән Биләрдә булып кайтканнар. Бүгенге көндә йортта түбә ябу, фасадны төзекләндерү эшләре бара. Күпфункцияле караватлар, кухня җиһазлары алырга уйлап торалар. Өлкәннәр үзләре дә хәлләреннән килгәнчә территорияне төзекләндерүдә, биредә уңайлылык һәм матурлык тудыруда бик теләп катнашалар.

– Сез үз вакытында – яшьлегегездә тырыш хезмәт куйдыгыз, илебез, республикабыз, район иминлеге һәм тормыш бөтенлеге өчен зур өлеш керттегез, күп авырлыкларны җиңдегез. Сезгә барысы өчен дә зур рәхмәт! - диде Фәрит Хөснуллин, өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп.

Аларны бәйрәм белән шулай ук поселок җирлеге башлыгы Рәфыйк Кәримов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов тәбрикләделәр, өлкәннәргә исәнлек-саулык, гомер көзләренең тыныч һәм бәхетле булуын теләделәр.  Поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева үзенең теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде.

Бәйрәм Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендә җырчылар һәм биючеләр башкаруындагы матур җыр-биюләр белән аралаштырылып алып барылды. Ә алар исә өлкәннәрне дулкынландырды да, көлдерде дә, уйландырды да. Тагын бер кат яшьлекләренә алып кайтып, гомерләренең иң матур һәм иң кадерле елларыннан уратты. Өлкәннәр яраткан җырларына кушылып җырладылар, биеделәр.

– Бәйрәм рухы бездә бәйрәм башланганчы - узган атна ахырында ук старт алды, - ди Минзөлфия Сәлахова.

Өлкәннәребезне, интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне онытмыйлар. Биредә 1 октябрь алдыннан бүләкләр белән Әлмәт шәһәрендә яшәүче якын дуслары һәм күзәтү советы әгъзасы Гөлнара Әюпова, волонтерлар булганнар, матур бәйрәм чарасы оештырганнар. Поселок мәктәпләре коллективларының чыгышлары да йортта яшәүчеләр күңеленә хуш килгән.

Яшьлегегездә куйган тырыш хезмәтегез, матур эш-гамәлләрегез, сез килер буыннарга тапшырган яшьлек ялкыны – безнең белән, хөрмәтле өлкәннәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International