Ләшәү-Тамак балалар бакчасында «Сөмбелә” бәйрәме узды. Балалар әле кечкенә булуларына карамастан, көзгә, уңышлар җыюга багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бәйрәмне матур биюләр дә бизәде.
Тәрбияче апалары балаларга кызыклы уеннар, табышмаклар да әзерләгән иде. Кечесе дә, зурысы да бик тырышып көзге уңыш яшелчәләрен танырга, иң алдынгы булып җавап бирергә тырыштылар.
Бу бәйрәмнән ата-аналар да читтә калмадылар. Алар балалары белән бергә көзге композицияләр ясадылар. Яфрактан ясалган букетлар, яшелчәләрдән ясалган кызыклы хайваннар бәйрәмгә тагын да ямь өстәп тордылар.