Яшь белгечләр киңәшмәсе

2018 елның 12 октябре, җомга

9 октябрь көнне Җәлил гимназиясендә Сарман районының яшь педагоглары өчен семинар булып узды. Бу чарада республиканың социаль яклау буенча баш белгече Гафарова Г. А., Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сәхипова И. Р. катнашты. Тантаналы ачылыштан соң, барысы да тәҗрибәле укытучылар әзерләгән ачык дәресләргә таралыштылар. Бу көн программасы һөнәри компетентлыкны арттыруга юнәлдерелгән тренингны да үз эченә алды. Барлык чаралар да нәтиҗәле, уңай атмосферада үтте. Яшь педагогларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International