Район активистлары һәм педагог-оештыручылар слеты

2018 елның 12 октябре, җомга

     11 октябрь көнне Җәлил гимназиясендә активистлар слеты узды. Анда шулай ук педагог-оештыручылар да катнашты. "Бердәмлек" РСДО советы утырышы барышында төрле мәктәп укучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, лагерьларда, слетларда, форумнарда алган иң кызыклы мизгелләр, тәэсирләр турында сөйләделәр. Балалар өчен профориентация буенча чара әзерләнгән иде. Шулай ук кунаклар гимназия Президенты постына кандидатлар белән очраштылар. Слет бик оешкан төстә узды. Слетны флеш-моб япты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International