Район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре «Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
Почта янындагы яңа парк территориясендә 50 төп ясмин, тал, миләш үсентеләре утыртылды. Беркем дә читтә калмады, һәркемгә шөгыль табылды: кемдер чокырлар казыды, кемдер су алып килде һәм үсентеләргә су сипте.