Зур Нөркәй урта мәктәбендә коррупциягә каршы көрәш эше

2018 елның 13 октябре, шимбә

Зур Нөркәй урта мәктәбендә елдагыча коррупциягә каршы көрәш тиешле дәрәҗәдә алып барыла. Коррупциягә каршы көрәш чаралары кысаларында мәктәптә бик күп конкурслар үткәрелә. 1-9нчы сыйныф укучылары аппликация, 5-11нче сыныф укучылары инша конкурсында актив катнаштылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләнде. «Аппликация» номинациясендә башлангыч сыйныфлар арасында  4нче сыйныф укучысы Хасаншина Гөлназ, 5-9нчы сыйныф укучылары арасында 5 нче сыйныф укучысы Ахмеева Лиана җиңүче булды. Иншалар конкурсында  1нче урынга 9нчы сыйныф укучысы Хайруллина Алия һәм 7нче сыйныф укучысы Гатиятуллина Камилә лаек булды. Укучылар грамоталар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International