Район Советында атналык киңәшмә

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Бүген Сарманда, утырышлар зур залында, атналык район Советы киңәшмәсе узды. Киңәшмәне район Башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

2018 елның 18 ноябрендә район территориясендә гражданнарның үзара салымы мәсьәләсе буенча муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына һәм җирле референдумнарга өстәмә сайлаулар әзерләү һәм үткәрү буенча төп чаралар турында Совет аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча " 2018 елгы көзге чакырылышның барышы турында. РФ Кораллы Көчләрендә контракт хезмәте" сүзне Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасановка бирделәр.

Аннары Яңа Имән авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләр белән киңәшмәдә катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International