Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенә Екатеренбург шәһәреннән күчмә “Планетарий” килде. Балалар һәм укытучылар коллективына йолдызлыклар, планеталар, космик корабльнең төзелеше белән таныштыра торган программа тәкъдим ителде. Шулай ук күк йөзе һәм су асты байлыклары турында да кызыклы мәгълүмат бирелде. Бер дәрес дәвамында барган сәяхәт барыбызга да ошады.