Клара Булатова белән очрашу

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Александровка авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрә Клара Булатова белән очрашу булды. Үзенең чыгышында К. Булатова тамашачыларны үзенең иҗаты белән таныштырды, сорауларга җавап бирде, сугыштан соңгы авыр еллар турында хатирәләре белән уртаклашты. Безнең мәктәп укучылары җырлар җырладылар һәм аның иҗатыннан шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International