Көз бәйрәмен Сарайлы балалар бакчасы нәниләре бик зарыгып көтте

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

   Мул уңышлар алып килгән көз бәйрәмен Сарайлы балалар бакчасы нәниләре бик зарыгып көтте. Конкурска тырышып әзерләнделәр.Әти-әниләр белән бергәләп, яшелчәләрдән төрле сыннар ясадылар.Араларында көймәгә утырган балыкларда, чит планетадан килгән кунаклар да бар иде.Сабыйлар бәйрәмгә җырлар ,биюләр, шигырьләр өйрәнделәр. Бәйрәмнең иң зур кунагы -Сөмбелә. Балалар Сөмбелә белән уеннар уйнадылар, биеделәр. Соңыннан Көз кызы үзенең күчтәнәчләре белән сыйлады. Бәйрәм бик күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International